Главная » 2011 » Ноябрь » 3 » ВАТАН – 2011
15:07 ВАТАН – 2011 | |
1-4 нче ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә халык авыз иҗатына багышланган "ВАТАН – 2011” яшьләр фестиваль-конкурсының финал этабы үтте. Әлеге фестивальдә "Вокал”, "Хореография”, "Фольклор” номинацияләрендә районыбызның талантлы яшьләре чыгыш ясады. Шулай ук педагоглар "Декоратив – гамәли сәнгать” номинациясендә үз укучыларының эшләрен тәкъдим иттеләр. Түбәндәге укытучыларының кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмәләр жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм "ВАТАН – 2011” конкурсы дипломнары белән бүләкләнде:
Әхмәтова Рәсимә Галихан кызы - Кызыл –Мишә төп мәктәбенең технология укытучысы, Балалар иҗат үзәге каршында эшләүче "Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе,
Фәлвәнова Айгөл Фидәил кызы - Тимершык урта мәктәбенең технология укытучысы,
Загидуллина Әлфия Кәшип кызы – Икшермә урта мәктәбенең технология укытучысы, Балалар иҗат үзәге каршында эшләүче "Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе,
Хадиева Гөлнар Рөстәм кызы- Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы,
Гимадиева Зөлфия Хаматдин кызы - Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Касымова Эльмира Кеняшевна - Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы,
Ибрагимова Миләүшә Гафур кызы - Мичән урта мәктәбенең технология укытучысы, Балалар иҗат үзәге каршында эшләүче "Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе,
Вәлиева Резеда Рахматулла кызы – Саба кадет - интернат мәктәбенең технология укытучысы,
Халилов Рамил Хатыйп улы – Сабабаш төп мәктәбенең технология укытучысы, Балалар иҗат үзәге каршында эшләүче "Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе,
Гарипова Алсу Рәшит кызы - Шекше урта мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы, Балалар иҗат үзәге каршында эшләүче "Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе,
Хабибрахманова Гөрнур Шәһит кызы – Олы Арташ төп мәктәбенең технология укытучысы, Балалар иҗат үзәге каршында эшләүче "Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе,
Мөхетдинова Алия Рафаэль кызы - Олы Шыңар урта мәктәбенең технология укытучысы, Балалар иҗат үзәге каршында эшләүче "Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе,
Латипова Альфира Миннебай кызы – Килдебәк урта мәктәбенең технология укытучысы, Балалар иҗат үзәге каршында эшләүче "Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе,
Степнова Гүзәлия Хәмит кызы – Иштуган урта мәктәбенең музыка укытучысы, Балалар иҗат үзәге каршында эшләүче түгәрәк җитәкчесе,
Мәрданов Альберт Мидхәт улы – Сатыш урта мәктәбенең технология укытучысы.
Шәмәрдән лицееның сынлы сәнгать укытучысы, Сафина Роза Карам кызы җитәкләгән Балалар иҗат үзәге каршында оешкан "Декоратив – гамәли сәнгать” берләшмәсенең кул эшләре I урын яулап, "ВАТАН – 2011” фестиваль – конкурсының Гала – концертында катнашуга юллама алды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |