Остазыбыз
–
озак
еллар Саба районы мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән
Зиннуров
Шамиль Зиннур улы турында истәлекләр
Табигатьтә ап-ак карлы, саф һавалы кыш хөкем сөрә. Мин яңа гына
явып үткән кар өстеннән атлыйм. Табигатьнең сафлыгы күңелгә дә үтеп керә
шикелле. Күңелдә уйлар, матур истәлекләр... Истәлекләр... истәлекләр...
Шамил Зиннурович тормыш баскычы
буенча күтәрелгәндә үткәнгә дә карый, киләчәккә дә күз сала белде. Ул үзенең
гамәлләре һәм ниятләре белән безнең күңелләргә нур өстәде, олыларны кадерләргә,
кечкенәләрне яратырга өйрәтте. Башкаларны бәхетле итәргә омтылучы,
хезмәтләрен күреп бәяләүче, үзе турында, үзенең ихтыяҗлары турында онытырга
сәләтле кеше иде ул. Аның күңеле матур, нечкә йөрәге олы иде. Намуслы, иманлы,
күңел чисталыгы, сабырлыгы булган Шамил Зиннуровичның безнең арадан китеп
баруына да ике ел тулды.
Ваемсыз,
беркем турында да кайгыртмый торган кешеләр дә, тормыштагы яман һәм вак
әйберләр дә, бик тиз онытыла. Ә игътибарлы һәм акыллы кешеләр мәңге
хәтердә сакланалар. Аларның әйткән сүзләрен дә, эшләрен дә, төс-битләрен дә, ә
хәтта матур итеп елмаюларын да һәркем сагынып искә ала.
Прикрепления: