Главная » 2011 » Январь » 19 » .
08:33
.
 Үзе гали, үзе гади иде...
     Кеше исәннәр күңелендә күпме сакланса, ул шуның кадәр гомерле була. 
    Күңелләргә яктылык, матурлык, аклык һәм сафлык өстәп, гомернең тагын бер елы узып китте. 2010 нчы ел – Укытучы елы буларак үтте.
    Әмма күтәренке күңел, зур өмет, ышаныч белән башланып киткән елны, көтмәгәндә кайгы сөреме каплады. Гыйнвар аенда хөрмәтле зыялыбыз, "Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, акыллы, кешелекле, кече күңелле шәхес - Зиннуров Шамил Зиннур улы безнең арадан көтмәгәндә китеп барды.
    Шамил Зиннуровичның җырга тиң гомер юлының, тормышының кыл уртасында өзелүе – бик кызганыч. Кеше тормыш мәйданында көрәшә. Кайберәүләр генә үзләренә бүләк ителгән гомернең тәмен, ләззәтен тоеп озак яшиләр. Андый бәхетле җан ияләре кайсыбызны гына сокландырмый икән?! Әмма дөньялыкта кешеләрне мәхәббәт һәм нәфрәт, бәхет янәшәсендә хәсрәт сагалап тора. Гомер агышлары, яшәү яме, тормыш матурлыгы белән гомерләрнең үткәне сизелми дә кала. Шуңа күрә, тормыш итүне "күз ачып йомган ара” дип юкка гына әйтмиләр.
    Шамил Зиннурович тырыш хезмәте, кешеләрнең хезмәтен күрә белүе, үзе гали, үзе гади булуы нәтиҗәсендә алдынгы, тотрыклы, иҗади, һәр эшне җиренә җиткереп башкара алучы коллектив туплады.
    Ул – остазларның остазы, тирән белемле, киң эрудицияле педагог иде. Үз эшенә мәхәббәт тәрбияләү өстендә вакыт белән исәпләшмичә эшли. Республикадан килгән олпат язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре белән, газета – журнал хезмәткәрләре белән очрашулар – Сатыш һәм Тимершык мәктәпләре коллективына йөкләнде. Ул аларның һәрберсендә катнашты, иҗади фикерләрен җиткерде, әдәби әсәрләрнең бик күбесе белән таныш иде, аерым өзекләрен, шигырьләрен яттан сөйләп бирә алды. Сөйләм куәсе иҗади бай, әдәби, тыңлавы рәхәт иде аны. Һәрчак алып баручыларга олы рәхмәтен чын йөрәге аша җиткереп, күңел юатырлык сүзләрен табып, алга таба эшләргә, яшәргә өмет, ышаныч уятып, иманлы, нурлы йөзе, эчкерсез елмаюы белән күңелгә рәхәтлек өсти иде.
    Ул очрашуларны кабат – кабат күңелдән үткәрәм, алар түбәндәгеләр:
1. Мөхәммәт Мәһдиев
2. Мөхәммәт Мәһдиевның хатыны Лилия, улы Искәндәр, кызы Гәүһәр
3. Фәнис Яруллин, тормыш иптәше Нурсөя ханым
4. Шәүкәт Биктимеров
5. Туфан Миңнуллин һәм сәхнә йолдызлары
6. Резеда Вәлиева
7. Азат Әхмәдуллин
8. "Казан утлары” журналы
9. "Сабантуй” газетасы
10."Ялкын” журналы
11."Сөембикә” журналы
12.Рәдиф Сәгъди
13.Мөсәгыйть Хабибуллин
14.Йолдыз Шарапова
15.Нәбирә Гыйматдинова
16.Шәүкәт Галиев
17.Илдар Юзеев
18.Роберт Миңнуллин
19.Хатыйп Миннегулов
20.Васил Гарифуллин
21.Тәлгать Нәҗмиев
22.Гөлзада Бәйрәмова
23.Алмаз Хамзин
24."Татарстан яшьләре” газетасы
25."Безнең гәҗит” газетасы
   Хәтере искиткеч яхшы, һәр эш – гамәленең ваклыкларын онытмый, эшне зур итеп бәяли. Ул әйткән фикерләр төпле киңәшләрдән соң, кабат көч, энергия алып эшлисе дә эшлисе килә иде...
    Шамил Зиннурович – һәркем күңеленә ачкыч таба белүче, 56 яшендә дә кайбер яшьләргә биргесез җитез, һич боекмас, мөлаем шәхес иде. Сәхнәдә оста артист, җырчы, биюче. Дәресләргә, тәрбия сәгатьләренә анализ биргәндә, искиткеч тәҗрибәле укытучы, шигъри күңелле шәхес, ә гаиләдә ике бала әтисе, яраткан оныгының дәү әтисе, сөйкемле, мәрхәмәтле, кешелекле, тормыш иптәше иде.
    Аның гомере атылган йолдыз кебек.
    Үзе гали, үзе гади... Кешенең иреккә, мәхәббәткә һәм үлемгә генә хакы бар. Бер тамчы чык бөртегендә кояш чагылган шикелле, бер кеше язмышында ил, Ватан, миллионнар язмышы чагылырга мөмкин.
Бәгырьләрне телеп хәбәр килде:
Бер моңлы кыл кинәт өзелгән.
Күз яшьләре дәрья булып акты,
Олы һәм кеченең күзеннән.
Өзелер шул,
Нечкә иде ул кыл –
Болай да бит күпме түзелгән...
(Дөнья пычрак)
Укытучы күңеле ап – ак
Кагыласы калган саграк.
    "...Кайбер кешеләр, дөньядан киткәндә, үзләре белән бөтен бер халәт – яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала...” – дигән Мөхәммәт Мәһдиев. Бу юлларны укыгач, күңелгә остазыбыз килә.
    Якын кешеңне югалтсаң, гадәттә, күңелне ниндидер үкенү хисе били: нәрсәнедер әйтмичә калган, эшләнмичә калган эшләр бергәләп эшләнмәгән... Шамил Зиннуровичны искә алганда, күңел түрендә һәрвакыт үкенечле бер фикер уяна.
Фанилыктан бакыйлыкка ашкан,
Эзләрендә йолдыз кабына.
Ул дөньяга мәңгелеккә кайтты,
Китү белән аннан мәңгегә.
Кайтмавыңны инде белсәк тә,
Күңелебездә һаман көтәбез.
Үткәндәге бергә чакларны
Йөрәгебездә һаман йөртәбез.
 
Сине сагынып гомер итәбез...
 
Мин хушлашмыйм саубуллашам,
Җыр булып яшәрсең күңелдә,
Басып синең каберең каршына,
Күздән сагыну яше түгелә.
 
    Урының оҗмахта булсын! Тыныч йокла, Шамил Зиннурович!
 
Нуруллина Зәмфирә Фәнәви кызы
Тимершык урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
гыйнвар, 2011 ел.
Просмотров: 854 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]