Главная »
2018 »
Апрель »
13 » 12 апрельдә VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары уздырылды.
19:46 12 апрельдә VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары уздырылды. |
Арча районының Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 12 апрельдә VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары уздырылды.
Габдулла Тукайның 132 еллык туган көне уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан оештырылган әлеге чарада укучылар биш төрле номинациядә хезмәтләрен якладылар. “Укытучы – иҗади шәхес”
номинациясендә И.С.Башкиров исемендәге Завод - Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Рушания Хәлил кызы 2 нче урынга лаек булды. Аның укучысы Файзуллина Инзилә “Тылсым көче” (укучылар тарафыннан иҗат ителгән фантастик хикәяләр) номинациясендә 1 нче урынны яулады. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. |
Просмотров: 421 |
Добавил: Rustem
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]