Главная »
2014 » Июнь » 17 » 15 июнь көнне безнең лагерьда бик матур очрашу үтте
08:37 15 июнь көнне безнең лагерьда бик матур очрашу үтте |
“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда балалар бик теләп ял итәләр. Алар бер берсе белән бик дус һәм тату яшиләр. Лагерьда төрле бәйрәмнәр, кичәләр,бәйгеләр, спорт уеннары һәм очрашулар үткәрелеп тора. Балалар бу бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар. 15 июнь көнне безнең лагерьда бик матур очрашу үтте. Бу очрашуга Икшермә янгын сүндерү бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр килде. Балалар янгын сүндерүче хезмәткәрләрнең эш киемнәре белән таныштылар. Вакытка киемнәрне киеп карау бәйгесе дә үткәрелде. Шулай ук кулга янгын сүндерү җайланмасы тотып йөгерү буенча эстафета үтте. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бүген шулай ук “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар Саба йөзү бассейнына бардылар. Алар анда бик күңелле ял итеп кайттылар. |
Просмотров: 502 |
Добавил: Rustem
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]