Главная » 2018 » Август » 31 » 2018-2019нчы уку елына старт бирелде
10:55
2018-2019нчы уку елына старт бирелде

  

        2018-2019нчы уку елында районыбызда 395 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк баса, 1сыйныфка укырга керә. Бүгенге көндә районда 11 урта, 7 төп, 1 башлангыч мәктәп - филиал, 1гимназия, 1лицей,  1кадет интернат - мәктәбе, 1сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат - мәктәп, Кызыл – Мишәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп - интернат, 1 аграр көллият эшли. Мәктәпләрдә барлыгы узган уку елында  3678 бала белем һәм тәрбия алды.  Бүгенге көндә районыбызда 48 балалар бакчасы, шул исәптән,  9 филиал эшләп килә. Балалар бакчаларында 117 төркемдә 2344 бала тәрбияләнә. Саба аграр көллиятендә 378 студент белем алды.        

       Мәгариф системасы үзгәрешләр һәм яңарышлар юлында. Бу һич кенә дә очраклы хәл түгел: мәгарифне модернизацияләү, ягъни заман таләпләренә җавап бирерлек итеп камилләштерү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Мәктәп – заманны иң дөрес һәм җитез чагылдыручы көзгеләрнең берсе ул.

       Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф ветераннарын, әлеге өлкәдә эшләүче һәммә хезмәткәрне 1 сентябрь - Белем көне белән котлыйбыз! Яңа уку елы уңышларга, сөенечле вакыйгаларга бай булсын!

Просмотров: 457 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]