Главная » 2010 » Февраль » 25 » 21 февраль – Халыкара Туган тел коне
13:34
21 февраль – Халыкара Туган тел коне
       21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Районыбыз мәктәпләрендә бу көн уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, очрашулар, семинарлар, әдәби – музыкаль кичәләр, интелектуаль уеннар, конференцияләрдә укучыларның игътибары телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә. Мәктәпләребездә күп төрле милләт балалары укуын истә тотып, бу чаралар төрле телләрдә уздырыла, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә. Җөмһүриятебездә, илебездә телләрне саклау һәм үстерү буенча алып барылган күпкырлы сәясәтнең юнәлешләре ачыклана, һәр кешенең туган телен яклап керткән өлеше билгеләнә.
       Бу уку елында да Туган тел көне зур бәйрәм булып билгеләп үтелде. Районның барлык мәктәпләрендә дә "Теле барның – иле бар!” дигән темага класс сәгатьләре уздырылды. Эзмә, Лесхоз, Олы Арташ, Кибәче мәктәпләрендә әдәби – музыкаль кичәләр зур әзерлек һәм төрле милләт балаларының туган телләрендә ясаган чыгышлары белән үрелеп барды.
      Саба гимназиясендә "Телең белән ачыла, халкым, Чишмәдәй саф күңелең!..” – дип аталган очрашу – кичә кызыклы һәм файдалы узды. Укучыларның туган телебезне ничек белүләрен тикшерү, бәяләү максатыннан Шәмәрдән лицеенда һәм Кибәче урта мәктәбендә интеллектуаль уен уздырылды.
      Туган тел бәйрәме укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә. Әлеге бәйрәм чаралары бу атнада да дәвам итә.
Просмотров: 4015 | Добавил: admin | Рейтинг: 2.8/6
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]