Главная »
2014 » Февраль » 24 » 21нче февраль – Халыкара Туган тел көне
08:23 21нче февраль – Халыкара Туган тел көне |
21нче февраль – Халыкара Туган тел көне
буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган
бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара,
мәктәпләрдә әлеге уңайдан төрле чаралар уздырыла.
Бу уку елында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы
тарафыннан республика мәктәпләрендә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау
һәм үстерү максатыннан Халыкара туган тел көненә багышлнган атналык кысаларында
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән очрашулар оештырды. Безнең Саба районының Икшермә кадет-интернат
мәктәбе укучылары әдәбият галиме, археограф, текстолог,
филология фәннәре докторы Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов һәм филология фәннәре докторы, доцент Айнур Әхәт улы Тимерханов белән очраштылар. Очрашу
барышында галимнәр
үзләренең хезмәтләре, институт эшчәнлеге турында тирән мәгълүмат бирделәр. Туган тел көне бәйрәменең килеп
чыгу тарихын аңлаттылар. Туган телебезне тирәнтен өйрәнергә, аны якларга һәм
сакларга чакырдылар. Мәктәпкә бүләк итеп үзләренең хезмәтләрен чагылдырган
мәгълүмати кызыклы китапларын тапшырдылар, кадетларның сорауларына җавап
бирделәр. Очрашу укучыларның
җыр-биюләре белән үрелеп барды. Кичә
кызыклы һәм файдалы узды. |
Просмотров: 804 |
Добавил: Rustem
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]