Главная » 2012 » Январь » 30 » 27 январь көнне Корсабаш урта мәктәбендә техник хезмәт буенча технология укытучыларының семинары булды
15:29
27 январь көнне Корсабаш урта мәктәбендә техник хезмәт буенча технология укытучыларының семинары булды
Көн тәртибе буенча укытучылар 6 нчы класста «Штангенциркуль ярдәмендә деталь үлчәмнәрен үлчәү» темасы буенча дәрес (Укытучы-Башаров Фаннур Шайдуллович),технология буенча яңа стандартлар белән укучы башлангыч класс укучылары көче белән әзерләнгән«Милли бизәкләр»темасына класстан тыш чара карадылар. Чыгыш ясаучылар:
1.Корсабаш мәктәбе директоры Илшат Мирдәхмәтович һәм директор урынбасары Рәсимә Мәгъсүмовнанын мәктәп тормышы, мәктәптә хезмәт укытуның торышы турында чыгышлары тыңланды.
2.Үзанализны технология укытучысы Башаров Ф.Ш.ясады.Дәрескә анализ бирудә Котдусов Г.Х.,Набиев Г.Ш.,Гәрәев Г.Ә.катнаштылар. Дәрес һәм класстан тыш чарага унай бәя бирелде.
3.Мәгариф бүлегенең баш белгече Н.Т.Ракова йомгак ясап,технология укыту процессында практик юнәлешне тагын да арттыру,дәрес һәм класстан тыш чараларның нәтиҗәлелеген үстеру кирәклегенә басым ясады.Шулай ук яртыеллыкта комплекслы тикшерелгән мәктәпләр буенча технология укытуның торышына анализ ясалды,укытучылар алдына бурычлар куелды.
4.Технология укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Котдусов Г.Х.республикада бара торган конкурслар турында информация бирде,технология укыту процессына яңа технологияләрне актив кертергә чакырды.
Просмотров: 550 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]