Главная » 2013 » Февраль » 7 » 7 февраль көнне Олы Кибәче «Кубәләк» балалар бакчасында
15:09
7 февраль көнне Олы Кибәче «Кубәләк» балалар бакчасында

7 февраль көнне Олы Кибәче «Кубәләк» балалар бакчасында ЮХИДИ хезмэткэре Насибуллин И.Д. катнашында «Юлда булсаң, уяу бул!» исемле юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кичә үткәрелде.
Максатыбыз балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү иде.
Кичә барышында балалар чыгышы, аларның юл билгеләре турында кунакка килгән Шапоклякка аңлатулары, ЮХИДИ хезмәткәренең чыгышы булды. Ул балаларга төрле юл кагыйдәләренә кагылган сораулар бирде, "Занимательно о правилах дорожного движения”, "Азбука”, Рәниф Шәриповның «Урамда безне нәрсә көтә.” исемле китапларын бүләк итте.
Дөрестән дә, юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук өйрәтергә, тәрбия юнәлешедә һәрдаим искә төшереп торырга кирәк.
Просмотров: 869 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]