Главная » 2012 » Январь » 26 » «АЛТЫН БАЛЫК» ачык республика конкурс-күргәзмәсе
15:27
«АЛТЫН БАЛЫК» ачык республика конкурс-күргәзмәсе
Үсеп килүче яшь буынга декоратив-гамәли сәнгать чаралары ярдәмендә әхлакый һәм сәнгати—эстетик тәрбия бирү, традицияләрне үстерү, декоратив—гамәли сәнгать өлкәсендә талантлы балалар һәм укытучыларны ачыклау һәм күтәрү, борынгы балык промыселын популярлаштыру һәм милли байлыкны саклауга уңай караш булдыру, республикада сынлы һәм гамәли сәнгатьне пропагандалау максатыннан «АЛТЫН БАЛЫК» ачык республика конкурс-күргәзмәсенең район сайлап алу этабы үтте. Әлеге конкурска балалар иҗат үзәгенә Олы Шыңар, Олы Кибәче, Югары Симет , Завод – Нырты, Икшермә, Иштуган, Эзмә, Килдебәк, Курсабаш, Сатыш, Тимершык, Түбән Шытсу урта мәктәпләре, Саба гимназиясе, Саба кадет-интернат мәктәбе, Шәмәрдән лицее, Олы Арташ, Сабабаш, Кызыл – Мишә төп мәктәпләреннән 200гә якын эш кабул ителде. Положениегә туры китереп эшләнгән эшләр Балык Бистәсендә үтәчәк республика этабында катнашачак. Кул эшләре яшь категориясенә карап, номинацияләр буенча районда да бәяләнде. Нәтиҗәләр белән беркетелгән сылтамада танышырга мөмкин.
 
Просмотров: 751 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]