Главная » 2013 » Май » 25 » Бәйрәм белән!
00:03
Бәйрәм белән!
Бүген 25 майда районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылар коллективы белән саубуллаша. Бүгенге көндә районыбызда 17 урта мәктәп, 1 гимназия, 1 лицей, 1 кадет интернат-мәктәбе, 3 төп, 10 башлангыч мәктәптә 3863 бала белем ала, шуларның 244е 11 нче сыйныфны тәмамлап, олы тормышка юл ала. Алда - белем буразналарында дистә елдан артык инә белән кое казып гыйлем туплауга исәп-хисап тотып, дәүләт имтиханнарын тапшыру. 
                 Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын. Мәктәпне тәмамлап чыгучы егет-кызларга үз көчләренә ышаныч, нык сәламәтлек һәм алга таба тормышларында уңышлар телибез. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, ышанычларыгыз аклансын! Кайда гына яшәсәгез дә, кемнәр генә булсагыз да, белем серләренә төшенергә өйрәткән мәктәбегезне онытмагыз. Укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегезнең йөз аклыгы булыгыз. Уңышлар сезгә! Хәерле имин юллар! Ә калган балаларга каникулларының күңелле, һәм очрашуларга бай булуын телибез!
Просмотров: 504 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]