Главная » 2012 » Август » 31 » “Бәләкәч” балалар бакчасында
09:38
“Бәләкәч” балалар бакчасында
21 нче август көнне "Бәләкәч” балалар бакчасында балалар бакчалары мөдирләре август киңәшмәсенең секция өлешен башлап җибәрде. Семинар "Балаларга тәрбия һәм белем бирүне күңел ачу, бәйрәм иртәләре ярдәмендә, ФГТ таләпләре буенча тормышка ашыру” дигән тема астында үтте. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә алган күпкырлы һөнәрләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә ачып бирделәр, бакча тормышы белән таныштырдылар. Халимова М.Р.-ның( Саба №2 "Әллүки”балалар бакчасыннан укытучы-логопед) һәм Мухаметгалиева С.Я.-ның (Сатыш "Кояшкай”балалар бакчасы мөдире) чыгышлары бай, файдалы, кызыклы иде. Район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Нигъмәтҗанова Г.Р. чыгышында бүгенге көн кадагында торган проблемаларга тукталды, мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча 2011-2012 уку елына анализ ясады, яңа 2012-2013 уку елына бурычлар билгеләнде.
Просмотров: 2929 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]