Главная » 2012 » Март » 21 » "Бәләкәч" балалар бакчасында семинар практикум
09:08
"Бәләкәч" балалар бакчасында семинар практикум
ТР Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010-2015 елларда мәгарифне үстерү Стратегиясендә (30.12.2010, № 1174) – «Киләчәк» программасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учрежденияләре өчен Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай укыту-методик комплектлар булдырылды.Бу комплектларга балаларны татар һәм рус телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү , балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомүмән баланың актив сөйләмен үстерү максаты куелган. Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио һәм видеоматериаллар кулланып белем һәм тәрбия бирү күздә тотыла. Шул максаттан Байлар Сабасының №5 «Бәләкәч» балалар бакчасы эксперименталь мәйданчык буларак сайланды. 16 март көнне «Бәләкәч» балалар бакчасында рус телен өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең семинар – практикумы узды. Саба балалар бакчаларының методистлары һәм рус телчеләре ярдәмендә, яңача укыту-методик комплектларның ни дәрәҗәдә балаларга белем бирудә отышлы булачагын күзаллау өчен үткәрелгән чара булды бу. Балалар ролендә тәрбиячеләр катнашты. Семинар – практикум бик уңышлы һәм нәтиҗәле булды.
Просмотров: 3419 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]