Главная » 2012 » Декабрь » 5 » Бакча мөдирләре семинары
14:18
Бакча мөдирләре семинары

4 декабрь көнне Төбәк авылы "Ләйсән” балалар бакчасында "Балалар бакчасында укыту – тәрбия эшен федераль дәүләт таләпләренә туры китереп эшләү үзенчәлекләре” темасына бакча мөдирләре семинары булып үтте. Семинарны бакча мөдире Рәшидә Солтановна Гобәева ачып җибәре һәм балалар бакчасының эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге бакчага бүгенге көндә 16 бала йөри, аларга 5 эшче хезмәт күрсәтә. Төбәк авылы "Ләйсән " балалар бакчасы 2011 елда реконструкцияләнгән бинага күчерелә. Балалар бакчасы бик якты, матур, чиста, яңа мебель, урын – җир, проекцион техника белән тәэмин ителгән, яңа уенчыклар кайтарылган.
Семинарнын беренче өлешендэ зурлар төркеме балалары катнашында сөйләм теле һәм математика кушылган "Кышлаучы кошлар” темасына интеграль дәрес һәм Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән кичә тәкъдим ителде. Тәрбиячеләре күп еллык стажлары булган педагоглар Гатина Дания Габделхай кызы һәм Гыйлметдинова Лилия Рифкат кызы. Шөгыльләргә анализ ясалды, фикер - тәкъдимнәр әйтелде, элеге тәрбиячеләр үткәргән дәрес һәм кичә мөдирләр тарафыннан яхшы бәяләнде.
Семинарның 2 нче өлешендә "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән идарә итү” темасына белем күтәрү курсларында булып кайткан бакча мөдирләре мәктәпкәчә тәрбия өлкәсендә булган яңалыклар, яңача укыту программасы төзүдә булган үзенчәлекләр белән таныштырдылар.
Семинарны йомгаклап, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча әйдәп баручы белгече Димөхәммәтова Айгөл Шаһинур кызы чыгыш ясады. Ул үз чыгышында балалар бакчаларының еллык план төзүдә булган уңай һәм кимчелекле якларны билгеләп үтте, "Электрон укыту” системасында балалар бакчалары сайтларының эшләнүенә анализ ясады, алда торган эшләр: яңа елга әзерлек, кар сыннары ясау, территорияне бизәү, еллык отчетларны тапшыру тәртибе белән таныштырды.
Просмотров: 971 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]