Главная » 2011 » Декабрь » 15 » Төп тәрбия гаиләдән башлана
14:35
Төп тәрбия гаиләдән башлана
«Кыңгырау» балалар бакчасында әти - әниләр өчен "Бала тәрбияләүдәге гаилә проблемалары, аларны чишү юллары” темасына конференция үткәрелде. Конференция түгәрәк өстәлләр артында, эшлекле уен формасында оештырылды. Гаиләләр үзара фикер алышып, әхлак, экология, милли тәрбигә багышланган педагогик ситуацияләрне чиштеләр, тәрбиячеләр уйнап күрсәткән ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәттеләр, балалар ясаган рәсемнәргә психологлар күзлегеннән анализ ясадылар, күп кенә сорауларга үз фикерләрен әйттеләр. Ә музыкаль паузаларда балалар белән район иҗат үзәге оештырган "Оста биюче” (җитәкчесе- Галимова А.Я) һәм "Кыңгыраулар чыңы” кашыклар ансамбле (җитәкчесе- Абубакиров Ф.Г.) түгәрәкләре чыгыш ясадылар. Әти - әниләрнең анкетасыннан күренгәнчә, гомуми җыелышларны эшлекле уен формасында оештыру күпкә нәтиҗәлерәк, үтемлерәк, ситуацияләр ата-ананың ялгышларын күрергә һәм тәрбия юнәлешләрен аңларга, гаилә белән балалар бакчасы арасында үзара тыгыз элемтә урнашуына ярдәм итә. Әти - әниләр конференциядән зур канәгатьләнү хисләре кичереп, коллективка рәхмәт әйтеп таралдылар.
Просмотров: 695 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]