Главная » 2013 » Декабрь » 28 » Балалар иҗат үзәгендә...
18:10
Балалар иҗат үзәгендә...

Балалар иҗат үзәгендә, ел дәвамында төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче укучылар өчен, күңелле һәм мавыктыргыч мизгелләр дәвам итә. Укучылар каникул дип тормый иҗат үзәгенә ашыга. Бүген биредә укучылар өчен спорт уеннары оештырылды. "Кем җитез?”(урындык яны уены), "боҗра белән командаңны җый”, "тупны төшермичә”, "кашык кемнеке?”  һ.б. кебек уеннарда катнашып укучылар үзләренең җитезлеген дәлилләделәр. Балаларның үз көчләрен сынап алган бүләкләре, яхшы, күтәренке кәефләре аларның шат елмайган йөзләрендә чагылды. Бәйрәм күңелле биюләр белән тәмамланды.
Просмотров: 410 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]