Главная » 2013 » Декабрь » 30 » Балалар Иҗат Үзәгендә чыршы бәйрәме
10:58
Балалар Иҗат Үзәгендә чыршы бәйрәме

29 нчы декабрь Балалар Иҗат Үзәгендә чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә балалар әти-әниләре белән килгәннәр иде. Кыш бабай белән кар кызының юлын адаштырырга теләп, башкаларга начарлык эшләп йөрүче убырлылар бәйрәм тамашасын башлап җибәрделәр. Барлык юлларында очраган киртәләрнедә җиңеп, ерак юлны якын итеп килүче Кыш бабай белән кар кызы балаларны озак көттермичә килеп, балаларга күңелле бәйрәм, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Яңа елны ипи,тоз белән каршы алып, бәйрәмнең икенче өлеше төрле уеннар белән дәвам итте. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, әле үзләренең күчтәнәчләрен дә бүләк иттеләр: ел буе өйрәнгән җыр,бию, шигырьләрен башкардылар. 
Просмотров: 525 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]