Главная » 2013 » Декабрь » 25 » Балалар иҗат үзәгендә ...
19:33
Балалар иҗат үзәгендә ...
 
 25 декабрьдән укучыларның көтеп алган кышкы каникуллары башланып китте. Балалар иҗат үзәгендә каникул вакытында да эш гөрли. Укучылар исә каникул башлануга да карамастан түгәрәккә бик теләп, зур кызыксыну белән йөрүләрен дәвам итәләр. Мәсәлән, "Сәнгать системасындагы музыка” түгәрәгендә шөгыльләнүче өлкән һәм кече төркем укучылары Яңа елда якын кешеләрен сөендерер өчен йөрәк түрләреннән чыккан җылы хисләрен,теләкләрен кушып, матур төсләр кулланып (декупаж, витраж, пастель) открытка, төймәләрдән уенчыклар әзерли.
Ә инде "Кул эшләре остаханәсендә” укучылар кручоктан кар бөртекләре, чыршыга эләргә йомшак уенчыклар бәйлиләр, төсле бәйләү җепләрен кулланып уенчыклар, Яңа ел шарлары, кәгазьдән чәчәкләр барлыкка китерәләр.
Укучылар җитәкчеләре Касымова Э.К. һәм Хадиева Г.Р. белән киңәшләшеп, бер- берләренә ярдәмләшеп матурлык тудыралар, вакытларын бушка уздырмыйча балачак иленең гүзәллеген тагында ямьләндерәләр.
"Мода театры” (җитәкчесе Гимадиева З.Х.) укучылары Яңа ел кичәләрендә кияр өчен үзләренә зәвыклы, бәйрәм рухындагы күлмәкләр тегәләр. Ул күлмәкләрне вакытында җитештерү максатыннан укучылар зур тырышлык куялар.
Ә инде әле беренче елларын гына эшләп килүче "Тылсым” драма түгәрәге бүген җитәкчеләре Вафина Э.Р. белән китапханәгә сәяхәткә юл тоттылар. Китапханәчеләр укучыларны татарның күренекле шәхесләре, драматурглар Галиәскәр Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Хәй Вахитның татар халкына калдырган мираслары,якты эзләре белән якыннанрак таныштырдылар. Һәрдаим яңалыкка омтылучы "Тылсым”лылар үзләренә әлеге очрашудан күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүмат тупладылар.

Просмотров: 630 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]