Главная » 2019 » Март » 27 » Әбрар Кәримуллин исемендәге V республикакүләм фәнни – гамәли конференция
19:24
Әбрар Кәримуллин исемендәге V республикакүләм фәнни – гамәли конференция

     

27нче март көнне Саба муниципаль районы Саба гимназиясе базасында күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган V республикакүләм фәнни – гамәли конференция үткәрелде.  Беренче турга Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык эш килеп,  шулардан 78 эш икенче турга узган иде. Икенче турга узган укучылар фәнни эзләнү эшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Конференция эшендә Казан федераль университеты галимнәре Денмөхәммәтова Эльвира Николаевна, Кадырова Энҗе Хәнәфиевна,  Коноплева Наталья Вячеславовна һәм Чупрякова Ольга Анатольевналар да катнашты. Алар укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр.

Просмотров: 433 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]