Главная » 2013 » Февраль » 28 » Чаңгы буенча зона ярышлары
08:51
Чаңгы буенча зона ярышлары
21 – 27нче февраль көннәрендә мәктәп укучылары арасында чаңгы буенча зона ярышлары булып үтте. Әлеге ярышлар Тимершык, Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее һәм Түбән Шытсу зоналарында алып барылды. 5-6, 7-9 һәм 10-11нче сыйныфларда укучы егет һәм кызлар билгеле бер араны узып үз көчләрен сынадылар. Үз дистанцияләрендә беренче, икенче урыннарны алучылар 1 март көнне Лесхозда булачак районның финал ярышларында катнашачаклар. Барлык катнашучыларга уңышлар телибез!
Просмотров: 516 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]