Главная » 2016 » Ноябрь » 7 » Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе
12:09
Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе

   

Дөньякүләм  "Белем җәүһәрләре" бәйгесе инде җиденче ел рәттән Интернет челтәрендә татар интернет-проектларын танытуда катнашып, аларны ясаган авторларны бүләкләп килә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, 2 нче ноябрь көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үткәрелде. Быел әлеге дөньякүләм бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 81 гариза килгән, алар арасыннан 64 проект конкурста катнашу мөмкинлегенә ия булган.

Шунысы сөенечле, районыбызның   Явлаштау урта мәктәбе башлангыч класслар укытучысы, башлангыч профсоюз комитеты рәисе Марсилә  Мәҗит кызы Шакирова әлеге бәйгедә "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә лаек булды. Ул иң югары дәрәҗә "Җәүһәрләрнең җәүһәре" дипломы, ноутбук һәм махсус "IT өлкәсендә Җәүһәрләрнең җәүһәре" билгесе  белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм тантанага чакырылган дәрәҗәле татар шәхесләре тапшырды. Тантанада бүләкләр тапшыру җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

 

Просмотров: 525 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]