Главная » 2013 » Март » 27 » Дипломлы белгечләр
20:00
Дипломлы белгечләр
 Районның 49 педагогы Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының дистанцион уку бүлегендә белем алып  шушы көннәрдә кулларына "педагог - психолог” белгечлеге буенча диплом алдылар. Аларның күпчелеген балалар бакчалары педагоглары тәшкил итте. Шулай ук алар арасында гомумбелем бирү мәктәпләре, Балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбе укытучылары, тәрбиячеләре дә бар иде. Агымдагы елның 20 мартында институтның актлар залында дипломнарны тантаналы рәвештә тапшыру оештырылды. Институт җитәкчелеге, профессорлар, фән кандидатлары педагогларга үзләренең фикерләрен һәм котлау сүзләрен җиткерделәр. Үз чиратында мәгълүмати - методик үзәкнең өлкән методисты, әлеге эшчәнлекнең кураторы Р.М.Галимҗанова, "Кыңгырау”, "Әллүки” балалар бакчаларының музыка җитәкчеләре А.Р.Галимуллина, Л.И. Валиевалар да рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар
Просмотров: 576 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]