Главная » 2014 » Март » 27 » Эзмә балалар бакчасында район семинары
15:59
Эзмә балалар бакчасында район семинары

  

27  нче март көнне Эзмәнең “Саф чишмә” балалар бакчасы базасында  “Инновацион технологияләр аша мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлеген яңарту” дигән темага балалар бакчалары мөдирләре өчен район семинары үтте. Семинарда катнашучылар игътибарына  кечкенәләр, зурлар һәм уртанчы  төркемнәренә йөрүче балалар катнашында тәрбиячеләр   Галимуллина А.Ш., Гыйләҗиева С.М., Мирзина Э.М., Вахитова Э.Г., Шайдуллина И.Р., Миннебаева Г.В. тарафыннан  оештырылган интеграль эшчәнлекләр,  чаралар  тәкъдим ителде.  Семинар эшендә тәрбияче Галимуллина А.Ш. мастер-класс тәкъдим итте. Семинарда катнашучылар карап узган шөгыльләр буенча үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Бакча мөдире Муратова Э.Ш. балалар бакчасының эшчәнлеге, республика семинарында булган яңалыклар белән таныштырды.   Мәгариф идәрәсе белгече Хәсәнова А.Ә. алда торган бурычлар, таләпләр турында аңлатып семинар эшенә йомгак ясады.

Просмотров: 539 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]