Главная » 2012 » Март » 26 » “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесе
16:16
“Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесе
     Шушы көннәрдә Казанда «Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең республика этабы узды. Республикакүләм бәйгедә зона этабында җиңү яулаган сыйныф җитәкчеләре катнашты. Әлеге бәйгедә Шәмәрдән лицее класс җитәкчесе Марина Якупова уңышлы чыгыш ясап, финалга үтте һәм лауреат исеменә лаек булды. Финалга 10 сыйныф җитәкчесе чыкты. Беренче унлыкка керүче лауреатларга истәлекле бүләкләр, дипломнар, һәм 10 мең сумга сертификатлар бүләк ителде. Аларны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров котлады. Ул Татарстанның бу елдагы иң яхшы педагогларын ачыклау буенча конкурста 3500 укытучы катнашуын билгеләп үтте. "Сезнең өчен һәр көн - көрәш. Сез көн саен балаларга белем һәм тәрбия бирәсез. Уңыш – ул акча янчыгындагы тәңкәләр генә түгел, ә кылынган игелекле эшләр”, - дип, министр урынбасары укытучыларга дәүләтнең рухи өлкәсен үстергән өчен рәхмәт белдерде.
Просмотров: 717 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]