Главная » 2014 » Февраль » 13 » "Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесе
15:19
"Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесе
     
Тәрбия процессында сыйныф җитәкчесенең статусын күтәрү, аларның иҗади активлыгын үстерү, класстан тыш эшчәнлекнең эчтәлеген яңарту максатыннан  даими "Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесе үткәрелеп килә.Быел әлеге бәйгедә  районыбызның 22 сыйныф җитәкчесе  катнашты. Конкурс таләбе нигезендә, сыйныф җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәләрен яктырткан портфолио һәм дәрестән тыш үткәрелгән чараның видеоязмасын оештыру комитетына тапшырдылар.Һәр сыйныф җитәкчесенең  эш тәҗрибәсе анализланды, бәяләнде.Бәйгенең нәтиҗәләре буенча, беренче урынга Шәмәрдән лицееннан Сөнгатуллина Гөлнур Равилевна,икенче урынга Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәп-интернатыннан Байкеева Гөлнур Габделгазизовна, Саба гимназиясеннән Шакирова Лилия Салихҗановна өченче урынга лаек булды.Бәйгенең җиңүчеләре Сөнгатуллина Гөлнур Равилевнаның,  Байкеева Гөлнур Габделгазизовнаның зона этабында да  уңышлы чыгыш ясауларын телибез!
Просмотров: 1031 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]