Главная » 2014 » Октябрь » 24 » Физик тәрбия укытучылары семинары
17:14
Физик тәрбия укытучылары семинары

   

24 нче октябрь көнне Кильдебәк урта мәктәбе базасында физик тәрбия укытучыларының чираттагы семинары булып үтте. Иң элек “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” директоры Ахметвалиева А.Р. алда көтелгән ярышлар һәм ГТО хакында сөйләшү алып барды, айлык һәм каникул планнары белән таныштырды. Икшермә кадет-интернат мәктәбе укытучысы ФДБС таләпләренә туры китереп төзелгән укыту программалары, дәреслекләр турында мәгълүматлар бирде. Шәмәрдән лицее физик тәрбия укытучысы Рахманов И.Р. баскетбол уенының яңа кагыйдәләр белән таныштырды. Саба гимназиясе, З.Нырты урта мәктәбе физик тәрбия укытучылары Назмутдинова А.М. һәм Зарипова Г.Х. волейбол дәресендә кулланыла торган күнегүләр күрсәттеләр. Семинар файдалы һәм мавыктыргыч үтте. 

Просмотров: 466 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]