  Мәктәп укучылары арасында язгы каникулны файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе 27 нче март көнне Шәмәрдән лицее базасында үтте. Бирегә Шәмәрдән лицее, Саба кадет интернат-мәктәбе, Икшермә, Шекше, Иштуган, Кибәче урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары флорбол буенча үзара көч сынашырга җыелдылар. Укучылар ярышка ныклы хәзерлек белән килгәннәр, һәр уен мавыктыргыч узды. Кызлар арасында Шәмәрдән лицее командасы беренче урынны алуга иреште, икенче урында Саба кадет интернат-мәктәбе, өченче - Шекше урта мәктәбе. Егетләр арасында Шәмәрдән лицее беренче, Саба кадет интернат-мәктәбе икенче һәм Кибәче урта мәктәбе командасы өченче урыннарга лаек булдылар. Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! |