Главная » 2014 » Март » 27 » Флорбол ярышы
19:19
Флорбол ярышы

   

Мәктәп укучылары арасында язгы каникулны файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе 26нчы март көнне Шәмәрдән лицее базасында үтте. Бирегә Шәмәрдән лицее, Икшермә кадет интернат-мәктәбе, Саба гимназиясе, Шекше, Иштуган, Шыңар, Кибәче урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары флорбол буенча үзара көч сынашырга җыелдылар. Укучылар ярышка ныклы хәзерлек белән килгәннәр, һәр уен мавыктыргыч узды. Кызлар арасында Шәмәрдән лицее командасы беренче урынны алуга иреште, икенче урында Шекше урта мәктәбе, өченче урында Кибәче урта мәктәбе командалары. Егетләр арасында Шәмәрдән лицее беренче, Саба гимназиясе икенче һәм Икшермә кадет-интернат мәктәбе командасы өченче урыннарга лаек булдылар. Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Просмотров: 563 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]