Главная » 2016 Февраль 16 » Герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алдык
09:10 Герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алдык | |
Бүген, 15 нче февраль көнне, Сәләтле балалар мәктәбендә халкыбызның танылган шагыйре Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәнең беренче өлешендә китапханәче Эльвира Каримуллина шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Икенче кисәктә Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе (конкурс) булды. Бу бәйгедә 4-5нче сыйныф укучылары катнашты.Жюри әгъзалары иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләрне грамоталар белән бүләкләде: 3 урын - Мавлявиев Нургиз, Галиакберова Гөлнара. 2 урын – Сагитова Фәридә 3 урын - Валеева Камилә Ахырдан барлык укучылар Муса Җәлилгә багышланган җыр җырладылар
| |
|
Всего комментариев: 0 | |