Главная » 2011 » Декабрь » 15 » Иҗади очрашу кичәсе
15:14
Иҗади очрашу кичәсе
15 нче декабрь көнне районыбызның иҗат белән шөгыльләнүче укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары иҗади очрашу кичәсендә катнаштылар. Бөек Тукаебызның юбилей елы – Тукай елы уңаеннан районыбызда иҗат әһелләре белән очрашулар ел дәвамында даими оештырылды. Очрашуга Яр Чаллы шәһәреннән килгән журналист, озак еллар "Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән – Нәсимә Мөхәммәтсадыйк – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм яшь шагыйрь Булат Садретдинов килгән иде. Олы Кибәче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Сиринә Закирҗан кызы алып барган кичә шул мәктәп укучыларының чыгышлары, җыр, бию, шигырьләре белән ямьләнде. Шулай ук якташыбыз Тәлгать ага Нәҗмиевның да катнашып, мәзәкләр сөйләве, укучыларга киңәшләре үтемле булды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, Булат Садретдиновның үзе башкаруында әсәрләр тыңладылар. Истәлекле очрашу иҗади дәрт, яхшы теләкләр белән, күтәренке рухта тәмамланды.
Просмотров: 864 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]