Главная » 2013 » Май » 8 » Җиңү бәйрәме белән!
10:32
Җиңү бәйрәме белән!

   Җиңү иртәсе бездән ерагайган саен, аның кыйммәте тагын да арта бара. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Кызганыч, ветераннар саны көннән-көн сирәгәя. Исән калганнарының кадерен белсәк иде. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һич кайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. Бүгенге бәхетле тыныч тормышта яшәвебез белән без бары ветераннарга бурычлы. Бөек Ватан сугышында жинү – жир йөзендәге иң көчле hәм жиңелмәс халкыбызның батырлыгы hәм даны ул. Инде күпме кайгы - хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен дип телик. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын – кызларыбыз, апа - сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык һәм хәерле имин гомерләр телибез. Бөек бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле дуслар!

Просмотров: 708 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]