26 нчы апрель көнне Казан федераль университеты филология һәм сәнгать институтының актлар залында V Бөтенроссия "Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды. ТР Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә үткәрелгән бу бәйге быел ике турда узды. Мәртәбәле жюри 250 эш арасыннан 45 ен сайлап алган һәм II этапта иҗади бирем үтәү аша проза, поэзия, публицистика жанрларында җиңүчеләрне билгеләде. Тантанага районыбыз мәктәпләреннән 13 укучы чакырылды. Шуларның 5есе II турга узып көч сынашты. ”Иң яхшы чәчмә әсәр” номинациясендә Саба гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы И.Гарипова– I, Килдебәктән 9 нчы класс укучысы С.Вәлиева - III, ”Публицистика» номинациясендә Завод-Нырты мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы И.Арикеева III урыннарга лаек дип табылды. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Р.Мусина (Явлаштау), Г.Кәримова (Юлбат), К.Абросимова, О.Абросимова, Ә.Закирова (Шәмәрдән), Р.Ибраев (Килдебәк), М. Хәйруллина, И. Садыкова, Л.Мөбәрәкова (Курсабаш), А.Иксанов (Саба гимназиясе) сертификатларга, укытучылары Г.Х.Галиева,Д.Г. Галимуллина, А.В.Әүхәдиева, Ф.Ш.Вәлиева, Ә.Т.Арикеева, Р.З. Җиһаншина, Г.Г.Закирҗанова Рәхмәт хатларына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның мөгаллимнәрен уңышлары белән котлыйбыз!
|