Главная » 2019 » Декабрь » 30 » Яңа ел котлы булсын!
11:05
Яңа ел котлы булсын!

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче

                                                         Яңа 2020нче ел белән котлыйбыз!
Гадәттәгечә, без үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз. Узып баручы ел якты һәм әһәмиятле вакыйгалары белән истә калачак. Барлык ирешкәннәребез дә – безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе.

       Яшь буын безне барлык юнәлешләрдә дә уңышлары белән сөендереп тора. Актив гражданлык позицияле, югары әхлаклы буын тәрбияләү өчен барлык көчебезне куябыз, сәләтле балаларның күплеге белән чын күңелдән горурланабыз. Районыбызда яшь белгечләрне туган якларына кайтару буенча да максатчан эш алып барыла. Кыскасы, бик күп эшләр эшләнгән, эшлиселәре тагын да күбрәк.

      Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2020нче ел яңа бәхетләр белән килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын!

Саба районы мәгариф идарәсе

Просмотров: 275 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]