Главная » 2014 » Март » 3 » Җәядән ату буенча ТР Кубогына ярышлар
16:32
Җәядән ату буенча ТР Кубогына ярышлар
     

28нче февраль - 2нче март көннәрендә Шәмәрдән бистәсендә җәядән ату буенча ТР Кубогына ярышлар уздырылды. Ярышларда Саба, Чирмешән, Югары Ослан, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 7 команда катнашты. Барлыгы алтмышка якын кеше ярышты. Ярышлар шәхси һәм команда зачетларында уздырылды.

    Команда зачеты буенча безнең сабалылар I урынны яулды. Шәхси ярышларда Саба гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары Давлетзянова Динара, Зарипов Инсаф  һәм 6нчы сыйныф укучысы Мингәрәев Камил призлы урыннар алуга иреште. Җиңүчеләрне һәм тренерлары Гайнуллин Илнар Шамил улын уңышлары белән тәбрик итәбез, киләчәктә спорт өлкәсендә тагын да югарырак үрләр яулауларын теләп калабыз.

Просмотров: 477 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]