Главная » 2019 » Август » 27 » Якташ язучыбыз Муса Абдуллин белән очрашу
15:30
Якташ язучыбыз Муса Абдуллин белән очрашу

27нче август көнне Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат базасында район тарих укытучылары якташ язучыбыз Муса Абдуллин  белән очрашты. Очрашу барышында якташыбыз үзенең “Ә наратлар шаулыйлар да шаулыйлар” дигән өр яңа китабы белән таныштырды. Әлеге китапта туган як тарихы, аның күренекле шәхесләре турындагы мәкалә-язмалар урын алган. Чара барышында язучы балачак истәлекләре белән дә уртаклашты, яшьлек елларын искә төшерде.

Тарих укытучылары Муса Абдуллин чыгышын кызыксынып тыңлады, очрашу һәркемдә якты тәэсирләр генә калдырды.

Просмотров: 220 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]