Главная » 2014 » Октябрь » 28 » Якташыбыз, горурлыгыбыз – Шәүкәт Биктимеровның туган көне
13:43
Якташыбыз, горурлыгыбыз – Шәүкәт Биктимеровның туган көне

   

Бүген – 28нче октябрь көнне якташыбыз Шәүкәт ага Биктимеровның туган көне.

          Шушы уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар оештырылды.

Тимершык урта мәктәбе:

          “Бүген, 28 нче октябрь көнне, театр артисты, якташыбыз, районыбыз горурлыгы Шәүкәт ага Биктимировның туган көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан мәктәптә күп төрле чаралар үтте. Мәктәп радиосыннан "Шәүкәт абый, онытмыйбыз Сезне!"  дип исемләнгән радиорепортаж булып узды. Шулай ук  мәктәп китапханәсендә тормыш юлын, иҗатын чагылдырган  китап күргәзмәсе куелды. Оештыручы педагог Ләйсән Зөфәровна укучылар өчен үткәрелгән конференциядә викторина сораулары әзерләгән иде, укучыларыбыз Шәүкәт Биктимировның тормыш юлын, иҗатын яхшы беләләр. Ел саен районда Ш.Биктимиров исемендә республикакүләм  театр конкурсы үткәрелә. Тимершык урта мәктәбенең  яшь артистлары  ел да конкурста актив катнаша, бу уку елы өчен дә әзерлек башланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Ф.Миннеханова җитәкчелегендә бер төркем укучылар Туфан ага Миңнуллин иҗаты буенча спектакль әзерлиләр. Аларга уңышлар телибез! 2009-2014нче уку елыннан Тимершык урта мәктәбенең балалар оешмасы – Шәүкәт Биктимеров исемен йөртә. Исем бирү өчен, әлбәттә, Шәүкәт аганың үз ризалыгы да кирәк иде. Һәм без бу максатыбызны тормышка ашыру максатыннан, Шәүкәт ага исән вакытта, аның белән элемтәгә кереп, теләгебезне җиткердек. Ул теләгебезне бик шатланып кабул итте, ризалыгын бирде. Үзенең пионер чакларын искә алды. Шәүкәт Биктимеров безнең мәктәптә 7 еллык белем алган. 1977 нче елны 15 нче октябрендә СССРның халык артисты исеме бирелгәч, аңа мәктәбебезнең почетлы пионеры исеме дә бирелгән. Шулай итеп, 2009 – 2010 нчы елның 1 нче сентябреннән Тимершык урта мәктәбенең балалар оешмасы – Шәүкәт Биктимеров исемен йөртә”.

Саба гимназиясе: 

       “5-11класс укучылары өчен линейкаларда якташыбыз, горурлыгыбыз - Г.Камал театры артисты Шәүкәт Биктимеровның туган көне уңаеннан чара үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазылова Р.И. Шәүкәт Биктимеровның тормышы һәми иҗаты турында сөйләде. Укучыларга якташыбыз турында эчтәлекле презентация күрсәтелде. Китапханәче Равилова Л.М. китаплар күргәзмәсен тәкъдим итте”.

Олы Кибәче урта мәктәбе:

      “Күренекле якташыбыз, Татарстанның һәм СССРның  Халык артисты  Шәүкәт Биктимеровны искә алу максатыннан, аның туган көне уңаеннан,  бүген "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучылар Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен карадылар. Татар милләтенең йөзен чагылдырган  Әлмәндәр образын башкаручы якташыбызның талантына һәм башкару осталыгына  сокланып карадылар укучылар”.  

 Сатыш урта мәктәбе:

      “Укытучы Мөхәмәтханова Г.М. Шәүкәт Биктимеровның туган көне уңаеннан, мәктәптә "Театр сәнгатенең сүнмәс йолдызы"дигән кичә үткәрде.Үзе исән чагында ук исемен үлемсезлеккә әйләндергәннәр арасында Шәүкәт Биктимеров та бар. Ул сәхнәдә тудырган образлар да кешеләргә гел яхшылык кылырга гына өйрәтә. Шәүкәт Биктимеров - Казан артының татлы һавасын сулап үскән,аның шигъри моңын үзенә  сеңдергән татарның бер газиз баласы. Кичәдә якташыбыз турында истәлекләр,шигырьләр укылды.Әлеге чара укучыларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмияткә ия”.

Просмотров: 735 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]