Главная » 2010 » Декабрь » 1 » Яшь сыйныф җитәкчеләре семинары
08:33
Яшь сыйныф җитәкчеләре семинары
    30 нчы ноябрь көнне Сабаның 2 нче номерлы мәктәбендә яшь сыйныф җитәкчеләре өчен "Яңа мәктәптә - яңа сыйныф җитәкчесе” дигән район семинары үтте.Семинарның беренче көн тәртибендә 9 б сыныфында "Әни, Әнием. Минем Әни” (Шакирова Р.С.), 5К сыйныфында "Татар халкының күренекле шәхесләре” (Гайнуллина Л.Ф.), 10 нчы сыйныфта "На что потратить жизнь” (Тимергалиева Ф.Ф.) дигән сыйныф сәгатьләре каралды. Икенче көн тәртибе буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү "Шәхескә юнәлдерелгән һәм яңа информацион технологияләр нигезендә укучыларның һәрьяклы үсешенә ирешү” дигән темага алып барылды.
     Сыйныф җитәкчеләре белән анкета үткәрелде, нәтиҗәләр ясалды. Семинар эше нәтиҗәле үтте, тәҗрибә уртаклашу югары дәрәҗәдә булды.
Просмотров: 638 | Добавил: admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]