Главная » 2014 » Февраль » 25 » «Яшь укытучы-2014» бәйгесе
16:39
«Яшь укытучы-2014» бәйгесе
  

25 нче февраль көнне Саба гимназиясендә «Яшь укытучы-2014» бәйгесенең чираттагы этабы булып узды. Әлеге чара кысаларында  бәйгенең беренче этабында җиңгән түбәндәге яшь укытучылар кабаттан һөнәри осталыктакөч сынашты:

-          Гафиятова Г.А. (Түбән Шытсу урта мәктәбенең математика укытучысы)

-          Шакирова Л.Р. (Килдебәк урта мәктәбенең математика укытучысы)

-          Исмагилов А.А. (Завод-Нырты урта мәктәбенең физика укытучысы)

-          Гыймадиева А.И. (Шекше урта мәктәбенең татар теле укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары)

-          Зиннәтуллина А.С. (Лесхоз урта мәктәбенең рус теле укытучысы)

-          Хазиахметова Ч.Г. (Олы Шыңар урта мәктәбенең рус теле укытучысы)

Бәйге шартлары нигезендә, конкурста катнашучы һәр укытучы үзе укыткан фәннән кызыклы һәм мавыктыргыч дәрес күрсәтте.

   Яшь укытучыларны уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрик итәбез, киләчәктә яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.

Просмотров: 656 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]