Главная »
2012 » Апрель » 12 » “Яшел ут -2012” конкурсы
15:44 “Яшел ут -2012” конкурсы |
5-6 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә балалар юл- транспорт һәлакатләре профилактикасы буенча тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге оешмалар арасында "Яшел ут -2012” дип исемләнгән республика смотр- конкурсының финал ярышлары үтте. Бу ярышлар ТР ның фән һәм мәгариф министрлыгы, ЮХИДИ ярдәме белән оештырылган иде. Смотр- конкурска барлыгы 50 дән артык тәрбияче һәм 50 балалар бакчасы катнашкан. Шулардан 10 тәрбияче икенче турга чыкты. Безнең районнан Сабаның №4 "Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Муллахметова Тәслимә Камилевна катнашты. Ике көн дәвамында тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Беренче көнне финалистлар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирделәр һәм шөгыльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Тәслимә Камилевна дүртенче урынга чыгып, лауреат дипломы белән бүләкләнде. Аны зур уңышы белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез.
|
Просмотров: 864 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]