Главная » 2016 Май 13 » Җәйге ял буенча җыелыш
20:45 Җәйге ял буенча җыелыш | |
Бүген, ягъни 13нче май көнне, балалар иҗат үзәге базасында мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеге башлану алдыннан үткәрелә торган традицион җыелыш үтте. Утырышта тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, поварларлар катнашты. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү буенча идарәнең территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Гарифуллина Г.Р. чыгыш ясады. Ялның уңышлы, нәтиҗәле, куркынычсызлык кагыйдәләренә туры китерелеп үтүе буенча тиешле орган белгечләре белән берлектә төп сораулар күтәрелде.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |