Главная » 2019 » Декабрь » 6 » Юл хәрәкәте иминлеге көне
14:41
Юл хәрәкәте иминлеге көне

     

6 нчы декабрь көнне Саба шәһәренең 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында ДБУ-ның Саба территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г. Н. катнашында «Юл хәрәкәте иминлеге» көне узды. Чара барышында тәрбиячеләр балалар белән куркынычсызлык мәсьәләләре турында интеграцияләнгән белем бирү эшчәнлеге мөмкинлекләрен күрсәттеләр, «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен Зебрик белән бергә» дигән квест-уен үткәрделәр. Шулай ук «Светофор в лесу» әкияте күрсәтелде,  балалар һәм ата-аналар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү буенча эш нәтиҗәләре ясалды. Ягафарова Г. Н. үткәрелгән чараны югары бәяләде, әлеге теманы мәктәпкәчә яшьтән үк өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады һәм төркемнәргә әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләү өчен бүләкләр тапшырды.

 

Просмотров: 211 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]