12нче декабрь көнне - Мәгариф идарәсе, Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге хезмәткәрләре Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатта белем алучылар өчен шашка, шахмат ярышлары оештырдылар. Шулай ук психологик үзәк педагог-психологлары түбән сыйныф укучылары белән уеннар һәм тренинглар үткәрделәр. Ярышлар, уеннарда балалар бик теләп катнаштылар, үзләренең уй-хыялларын кәгазьгә төшерделәр. Район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән бүләкләрне бик шатланып кабул иттеләр. |