Главная » 2019 » Сентябрь » 17 » “Көзге игелек атна"
16:17
“Көзге игелек атна"

       

Иштуган урта мәктәбендә “Көзге игелек атнасы” акциясе  старт  алды. Әлеге акциянең максаты - Татарстан Республикасында  яшәүчеләрне, бигрәк  тә яшьләрне, мәрхәмәтлелек кылырга җәлеп итү.  Укытучыбыз   Галиева  Ф.Ф башлангыч  сыйныфлар өчен  “Дуслык дәресе” үткәрде. 5 нче сыйныф  җитәкчесе Макарова  В.И. “Без төрле, ләкин без бергә!” дип исемләнгән чара  уздырды. 7 – 11 нче сыйныфлар өчен  укытучы  Фәхретдинова  С.А.  “Дуслык түгәрәге” тренингы  оештырды. Педагог – оештыручы  Гатиятов  Р.Р. 7 нче сыйныф  укучылары белән  өлкәннәргә  йорт эшләрендә ярдәм иттеләр, шулай ук сугыш ветераннары каберлекләре һәм  һәйкәлләр  чистартылды. ЗДВР  Александрова  И.В. “Шәфкатьлелек  рәсеме” чарасы оештырды. Рәсемнәрдә  укучыларның  игелеклелек  хисләре якты, матур  төсләрдә  чагылды. Иванова  С.В. җитәкчелегендәге  “Уңган куллар” түгәрәгендә  укучылар  арасында  өс киеме, декоратив – гамәли  дизайн, аш – су осталыгы  буенча  бәйге үтте. Биология укытучысы  Исаева  А.Н. укучылар белән  экологик чара, мәгълүмати һәм интерактив  дәресләр  үткәрде.  Сыйныф  җитәкчеләре  Николаева О.В. һәм  Шакаева  Т.В. “Табигать дөньясы” исеме астында  кызыклы сәяхәт оештырдылар. Физик  тәрбия  укытучылары  Тихонов  О.В., Гатиятов  Р.Р.спорт чаралары  уздырды, укучылар  ГТО  нормалары тапшырдылар. Чаралар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга  юнәлтелгән  иде. Гомумән алганда, мәктәбебез “Көзге игелек атнасы – мәрхәмәтлелек акциясендә”  актив  катнашты.

 

Просмотров: 304 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]