Главная » 2019 » Март » 7 » Кадерле гүзәл затларыбыз!
12:55
Кадерле гүзәл затларыбыз!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сезгә  бары изге теләкләр генә телибез! Һәрчак шулай тырыш, эш сөючән, төгәллек һәм матурлыкның нәфис өлгесе булып калуыгызны дәвам итегез. Һичкайчан авырмагыз, йөзегездән елмаю, күңелегездән ышаныч китмәсен!

Кем  дөньяга  кеше  бүләк  итә?

Ә  кешегә  якты  дөньяны.

Тойгылары  кояш  кебек  кайнар,

Эретерлек  гранит  кыяны.

Кем  куллары  өйне,  җирне  ямьли?

Изгелеге  үлчәү  тапкысыз.

Ул,  әлбәттә,  яшәү  чыганагы,

Тормыш  яме  ул -  Хатын-кыз!

Хатын-кызлар табыннарнын бизәге,

Җирдә булган бөтен ямьнең үзәге.

Илләрне да бар иткән hәм зур иткән,

Хатын-кызның барчасы hәм гүзәле.

Хатын-кыз  ул - изге  җан  иясе,

Нәсел  җебен  дәвам  итүче.

Бер - берсенә  ялгап  буыннарны

Килер  заманнарга  илтүче. 

Уңышлар сезгә! Бәйрәм белән!

Саба мәгариф идарәсе коллективы

Просмотров: 383 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]