Главная » 2011 Ноябрь 3 » Калфаклы сандугач- 2011
14:39 Калфаклы сандугач- 2011 | |
2 ноябрь көнне Казанның Г. Кариев исемендәге Татар Яшьләр театры бинасында Татарстан Республикасы һәм РСФСР ның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле татар композиторы С.Садыйкова исемендәге VI төбәкара ачык фестиваль үтте.
Быел фестиваль "Татар халкының яраткан композиторы тууга - 105 ел” дигән темага багышланды. "Калфаклы сандугач – 2011” фестивалендә Балалар иҗат үзәгенең "Вокал” берләшмәләрендә шөгыльләнүче түбәндәге укучылар катнашты: Юлбат урта мәктәбеннән Мансуров Райнур (җитәкчесе Аубакиров Фәрит Мәҗит улы), Килдебәк урта мәктәбеннән Касыймова Ләйлә, Каюмова Гөлсем ( җитәкчеләре Шакирова Гүзәл Ринат кызы), Олы Шыңар урта мәктәбеннән Садыйков Фаяз, Мөхәммәтова Айсылу (җитәкчеләре Фәтхуллина Гүзәлия Хәмит кызы). Безнең укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, Сабага зур җиңү белән кайттылар. Мансуров Райнур Сара Садыйкованың Мостафа Ногман сүзләренә язылган "Туган авылым” җырын, Шулай ук Килдебәк урта мәктәбе кызлары Касыймова Ләйлә, Каюмова Гөлсемнәр (дуэт) Сара Садыйкованың Гомәр Бәширов сүзләренә язылган "Җидегән чишмә” җырын башкарып I урын яуладылар.
Җиңүчеләргә "Калфаклы сангдугач – 2011” VI төбәкара ачык фестиваленең I дәрәҗә дипломы һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Барлык катнашучыларга да дипломнар бирелде. Үз эшләренең осталары булган педагогларыбыз – Фәрит Мәҗитович, Гүзәл Ринатовна, Гүзәлия Хәмитовна һәм аларның талантлы укучыларына алга таба да зур уңышлар телибез. | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |

