Главная » 2014 » Январь » 10 » Каникуллар тәмам. 10 нчы гыйнвардан 3 чирек башланды.
16:23
Каникуллар тәмам. 10 нчы гыйнвардан 3 чирек башланды.

   

   Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге- III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте.

     Башка еллардан аермалы буларак, быел укучыларның кышкы каникуллары 25декабрьдә башланып, 10 январьга кадәр дәвам итте. Кышкы каникул көннәрендә балалар өчен 12 мәктәптә лагерьлар эшләде: Саба гимназиясе, Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче мәктәп-интернат, Шәмәрдән  лицее, Тимершык, Юлбат, Шекше, Сатыш, Мичән, Түбән Шытсу, Килдебәк, Иштуган, Эзмә урта мәктәпләре балаларны кабул итте. Балалар өчен лагерьлар каникуллар башлануга – 25 декабрьдә үк эшли башлады. Мәктәптә лагерь, алдан планлаштырылган карарга ярашлы рәвештә,  7 көн барды.

     Һәр мәктәп кышкы каникулны күңелле һәм истә калырлык файдалы итеп үткәрергә тырышты. Район күләмендә үткәрелгән чаңгы, тимераякта шуу ярышларында мәктәп командалары актив катнаштылар, шулай ук бадминтон сөючеләр өчен Килдебәк урта мәктәбендә 25нче декабрьдән 30 нчы декабрьгә кадәр сбор үткәрелде. Анда районыбыз укучылары бадминтон буенча күнекмәләрен камилләштерделәр.  Барлык мәктәпләр дә план нигезендә төрле ярыш, конкурс, экскурсияләр уздырдылар. Мәсәлән:

-        Саба гимназиясенең Г.И.Галихуҗина җитәкчелегендәге 2б классы Тукай-Кырлай авылында урнашкан татар Кыш бабае резиденциясенә экскурсия оештырдылар.

-        Шәмәрдән лицееның Л.И.Лотфуллина җитәкчелегендәге 5в классы Казан шәһәренең милли – сәнгать галереясендә, яңа ел тамашасы оештырылган табигый музейда булдылар.

-        4 гыйнвар көнне сәләтле балалар мәктәбе коллективы кышкы урманга сәяхәт кылды, укытучылар һәм укучылар командалары арасында мини-футбол буенча турнир да үткәрелде (http://saby-rt.ru/tt/component/k2/item/3019-sәlәtle-balalar-mәktәbe-kollektivyi-kyishkyi-urmanga-sәyahәt-kyildyi.html).

      Чыршы бәйрәмнәре дә тыныч һәм куркынычсыз, күңелле үтеп китте. Мәктәпләрдә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте.

     Ә бүгеннән инде укырга!  Хәерле сәгатьтә!

Просмотров: 939 | Добавил: MaratZag | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]