Главная »
2011 » Октябрь » 20 » Хәрби – патриотик юнәлештәге ачык ярышлар
13:27 Хәрби – патриотик юнәлештәге ачык ярышлар |
14-15 октябрь көннәрендә Баулы шәһәрендә мәктәп укучылары арасында "Туган илне сакларга әзерлән!” ("Готовимся Родине служить!») дип исемләнгән хәрби – патриотик юнәлештәге ачык ярышлар булып үтте.Анда Балалар иҗат үзәгенең "Патриот” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар командасы, Саба гимназиясе тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хайриев Илнур Зөфәр улы җитәкчелегендә катнашып кайттылар. Ярышлар Баулы муниципаль районы "Укучылар йорты” автоном белем бирү учреждениесе базасында үтте. Укучылар, 2 көн дәвам иткән ярышларда, төрле турларда үзләрен сынадылар: иҗади чыгыш ясау, команда белән таныштыру, хәрби газеталар нәшер итү, туризм, спорт ярышлары. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән 8 команда арасында БЕЗНЕКЕЛӘР 3 урынга лаек булып, районыбызга җиңү белән кайттылар. Аларны чын күңелдән тәбриклибез һәм уңышлар телибез. |
|
Просмотров: 634 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]