Главная » 2019 » Октябрь » 4 » Хөрмәтле мөгаллимнәр! Мәгариф хезмәткәрләре! Ветеран укытучылар!
13:57
Хөрмәтле мөгаллимнәр! Мәгариф хезмәткәрләре! Ветеран укытучылар!

Укытучы! Җирдә яшәүче һәркем бу исемне гомере буе күңел түрендә йөртә. Чөнки ул безнең һәрберебезне хәреф танырга, язарга өйрәтә, тирән белем биреп зур тормыш юлына озата. Үзенең һәр укучысын үз баласы кебек якын күреп, аларның уңышларына сөенеп яши ул. Сезне һөнәри бәйрәмебез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Укучыларыгызның уңышларына сөенеп, хезмәтегездән канәгатлек хисе кичереп, тагын бик күп таңнар каршыларга насыйп булсын.Тормышыгызның һәр бите иҗади эзләнүләр, хезмәт җиңүләре белән бизәлсен!

Ихтирам белән:

Саба районы Мәгариф идарәсе коллективы

 

Просмотров: 263 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]