Главная » 2019 » Февраль » 21 » Халыкара туган тел көне
16:02
Халыкара туган тел көне

    

20 нче февраль көнне Шәмәрдән лицеенда  Халыкара туган тел көне уңаеннан  зур чара булып узды.  Әлеге чарада төрле милләттән булган Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алучы бер төркем студентлар да катнашты.  Алар арасында фин, француз, гарәп,  корея, япон, кытай һәм  төрек милләте вәкилләре  бар иде.  Студентлар башта үзләре белән таныштырып чыктылар, аннары  төрле мәйданчыкларда районыбыз мәктәпләреннән  җыелган  укучылар белән үзләренең  туган телләренә багышланган  мастер-класслар үткәрделәр.

   Чараның икенче өлешендә Казан Федераль университетыннан килгән кунаклар өчен квест оештырылды. Квест барышында студентлар Шәмәрдән лицее һәм аның тарихы белән якыннанрак таныштылар, төрле викториналар, уеннарда катнаштылар.

   Халыкара туган тел көне уңаеннан уздырылган әлеге бәйрәм чарасы  укучылар өчен дә, студентлар өчен дә бик файдалы һәм кызыклы булды.

Просмотров: 520 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]